Махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан турында: «Андый әтиләр бик сирәк буладыр»

Бу сүзләр – махсус хәрби операциядә һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташыбыз Руслан Ханнанов турында. Хәләл җефете Марина да,  хезмәттәшләре дә бу батыр егетебез турында бары тик шулай гына уйлый.

Безнең өчен исән

– Бүген Русланны гел искә төшереп, аның белән бергә булган көннәрне уйлап йөрү,  бер яктан, авыр да кебек. Әмма икенче яктан караганда, без хәзер шул истәлекләр белән яшибез. Безнең өчен ул гел исән кебек. Руслан минем өчен – ир, балалар өчен әти генә түгел, якын дустыбыз да, киңәшчебез дә булды. Бервакыт шулай озак кына, бик авыр хәлдә хастаханәдә ятарга туры килгән иде. Бары тик Руслан ярдәме белән генә тернәкләндем кебек. Яныма килгәч, кулларымнан тота иде дә: «Кайгырма, мин янәшәңдә бит. Син – үзең дә көчле кеше. Менә күреп тор, савыгырсың», – дип күңелемне юата, билгесезлектән тартып чыгара, дәрт-дәрман өсти иде. Бик нык, кешелекле, ихлас, гадел булды ул. Сүзен әйткәнче, җиде кат уйлый торган гадәте бар иде. Башкаларга ярдәм итәргә дә ашкынып  кына торды. Минем янга килгәч, палатада бергә яткан өлкән яшьтәге әбиләрнең дә гозерләрен үтәп китә иде. Үз әнием дә аны улы кебек якын күрде. Каенанам моннан дүрт ел элек бакыйлыкка күчте. Руслан үги әти белән үскән. Әнисенең яңа гаиләсендә туган энекәше Эдуардны бик яратты. «Бәләкәй вакытында күтәреп кенә йөрттем мин аны. Бервакыт шулай авырып китте дә, әле үзем дә бала гына идем, терелсен дип, шәһәрнең икенче башыннан кәҗә сөте ташыдым», – дип сөйли иде.

Бик башлы да булган ул. Казанның Мәскәү районындагы 102 нче гимназияне дә, Танк училищесын да «5ле» билгеләренә генә тәмамлаган. Кечкенәдән хәрби булырга, Ватанны сакларга хыялланган.

Әти тәрбиясе

– Руслан гел гаилә дип яшәде. Вакыты булганда, балалар яныннан китмәде. Менә дигән әти иде ул: тәрбияли дә, күңелләрен күрә дә белде. Минемчә, андый әтиләр бик сирәк буладыр. Улларының да, кызының да бер генә соравын җавапсыз калдырмады. Теләсә нинди проблеманы чишү юлын тапты. Авырлыклар килсә, тынычландырды. Без аның белән өч бала тәрбияләдек. Улларыбыз Никита белән Даниил Советлар Союзы Герое исемендәге 1 нче номерлы кадет мәктәбендә укыйлар. Монысы да – әти тәрбиясе.

“Бу хәлләрдән соң фикерләре үзгәрмәдеме соң егетләрнең?” – дип сорыйм.

– Юк. Никитада, киресенчә, ватанпәрвәрлек хисләре көчәйде генә. Әтисе кебек, танк училищесына барырга әзерләнә. Кадет мәктәбендә остазлары – бик көчле кешеләр. Исән чагында Борис Кузнецов та еш килә иде. Олы улым геройларны ишетеп, тыңлап үсте. Даниил әлегә төпле фикергә килмәгәндер дип уйлыйм. Кечерәк чөнки. Ә кызыбыз Екатеринага без, әтиең командировкада, дип кенә әйтеп килдек. Аның да үзенә күрә эше күп. Олимпия резервлары мәктәбендә гимнастика белән шөгыльләнә. Әлегә республика ярышларында призлы урыннар да яулый. Киләчәктә дөнья аренасына чыгарга, Ватанны шулай итеп якларга хыяллана. Балалар әтиләре белән бик горурланалар. Ул – алар өчен үрнәк, чын офицер.

Ярдәмнән  ташламыйлар

– Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариатына да еш барырга туры килә хәзер. Документлар рәсмиләштереп йөрим. Анда да ярдәм итәргә ашкынып торалар. Мөгамәләләре бик әйбәт. Әле соңгы тапкыр барганда да комиссар Алексей Капотов  мине үзе күреп, яныма килде, хәлләремне сорашты. «Алга» отрядында хезмәт иткән егетләрнең бердәмлегенә, кешелекле булуларына сокланам, – ди Марина. – Арада яраланып кайтканнары да бар, ялга да җибәрәләр. Кайткан берсе шалтыратып, хәлләребезне белешеп торалар. Финанс ягыннан да ярдәм итүчеләр булды. Русланны хөрмәт иткәннәре, яратканнары сизелеп тора. Яңарак кайтканнары беренче чиратта каберенең кайда икәнлеген сорашалар, барып кайталар.

10 июнь көнне һәлак булган иремне 18 июньдә Арча зиратында җирләргә дә мөмкин булды, шөкер. Дусты Денис Закиров белән бергә киткәннәр иде. Алып кайту эшләрен егетләр белән бергә барысын да ул оештырды. Монда хәрби комиссариат үз кулына алды. Без бары тик урынын гына күрсәттек.

Улларым укыган кадет мәктәбе дә, кызым шөгыльләнгән Олимпия резервлары мәктәбе дә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтте. Җәйге каникул булуына карамастан, кадетлар, парад киемнәрен киеп, сафка тезелеп, чәчәкләр алып бардылар.

…Руслан гаиләсенә соңгы тапкыр һәлак булырына дүрт көн кала видеодан  шалтырата.

– Кәефе шундый әйбәт иде аның. «Менә кепка белән кара күзлек алдым әле. Матурмы?» – дип мактанып та алган булды. Видео аша булса да, соңгы күрешүебез шул булган икән. Безнең күз алдыбызда ул әнә шундый сабыр, батыр, авырлыкларга бирешми, күңелен юктан гына төшерми торган кеше булып калды, – ди Марина.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117792/

Бәйле