«Бик каты эчтем…»

Телетапшырулар алып баручы Дмитрий Шепелевка нәрсә булган?

Дмитрий Шепелев беренче тапкыр хатыны Жанна Фриске үлгәч кичергән кичерешләре белән уртаклаша. Радио алып баручысы Влад Агановның «ЮТУБ» каналында ул сөйгәнен югалтудан соң газаплар турында сөйләде. Дмитрий озак вакыт тирән депрессиядә булган һәм башта алкоголь ярдәмендә авырлыкны басарга тырышкан. Ахыр чиктә ул спиртлы эчемлекнең аңа җан тынычлыгы китерә алмавын аңлаган.

«Алкоголь — депрессиядән чыгу юлы түгел икәнен вакытында аңладым», — ди ул.

Дмитрий бу хәлне үзе хәл итә алмаячагын аңлап, психологларга мөрәҗәгать иткән. Шулай ук, аның белән бергә әнисен югалткан Платон да психологка йөргән.

Бүген инде егетләрнең хәлләре яхшы, алар бәхетле тормыш кичерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-17/bik-katy-echtem-3343421

Бәйле