Күптән түгел хатыны белән аерылышкан җырчы: «Мин хыянәт иттем»

Күптән түгел танылган рус эстрадасы җырчысы Григорий Лепс «Крокус»та концерт куйды. Җырчы үзенең иң үзенчәлекле туган көне турында сөйләгән. «Мин йоклап калганмын, икенче көнне генә уяндым», – дигән ул журналистларга.

Концерта ул яңа җыентыгын тәкъдим иткән. Җырларның берсе «Түбәнгә тәгәрәгән фәрештә» – «Падший ангел» дип атала. Җырчы үзе «Хыянәтче» – «Предатель» дигән җырның үзенә якын икәнен әйткән.

– Ә сезгә кем хыянәт итте? – дип сорагач, җырчы:

– Мин хыянәт иттем! – дип җавап биргән.

– Сез хатыныгыз белән аерылышу турындамы?

– Нәкъ менә шуның турында җырлыйм да инде, – дигән Лепс.

Җырда «Асылы белән хыянәтче. Мин хыянәт иттем, мин беләм. Мин үкенәм, елый-елый үкенәм. Бу гөнаһларны кичереп булмый. Ходаем, яшәргә фәрман бир» дигән сүзләр бар. (Предатель по сути… Я предал, я знаю. Я каюсь за это, я каюсь, рыдая. И эти грехи не дано искупить. О Боже, приказывай жить…)

Концертка җырчының олы кызы Инга килгән, элекке хатыны Анна Шаплыкова килмәгән.

Лепс хатыны – 3 бала тапкан Анна Шаплыкова белән 20 ел гомер иткәннән соң, былтыр декабрь аенда аерылышты. Аерылышуның инициаторы хатыны булган.

«Мин гаиләгә кире кайтуны сорамаячакмын, – дигән Лепс. – Беренчедән, мин кабул итмәячәкләр. Икенчедән, мин үземне моның өчен гафу итмим. Аерылышу котылгысыз иде, чөнки мин кадерле һәм газиз кешемә хыянәт иттем. Безнең аерылышуыбыз – фаҗига».

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117879/

Бәйле