Туристлар Мисырдан ниндидер сәер чир ияртеп кайта башлаган

Сырхауларның тән температурасы 40 градустан артып китә, укшыта.

Россиядә Мисырдан кайтучы туристларда моңарчы мәгълүм булмаган чир табылган. Mash телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, Краснодарда гына да инфекция ияртеп кайтуның 18 очрагы теркәлгән.

Хәзерге вакытта Роспотребнадзор бу хәлгә ачыклык кертергә тырыша. Ведомство хезмәткәрләре әйтүенчә, сырхауларның тән температурасы 40 градустан артып китә, укшыта, костыра, башы, бөтен тәне авырта икән. Шул ук вакытта аларны нишләптер хастаханәгә озатырга да ашыкмыйлар.

Табиблар Мисырга баручы туристларга медицина битлеге кияргә, тәнгә черкиләрдән саклаучы спрей бөркергә киңәш итә.

Моңарчы мәгълүм булмаган авыру Әл-Аликат авылыннан таралган икән. Чир йоктыручылар саны – 200 кешедән 1000 кешегә кадәр. Мисырның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, чирнең билгеләре денге бизгәгенекенә охшаш. Шул ук вакытта черкиләр һәм башка канэчкеч бөҗәкләр инфекцияне төп таратучылар булып санала. Медиклар авыру йоктыручыларның һәммәсен дүрт көннән ун көнгә кадәр үзизоляциягә озата.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117888/

Бәйле