Tele2 инде барысын да күргән кешеләр өчен тревел-гид булдырды

-- Лейла

Tele2 Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең тривиаль булмаган истәлекле урыннары буенча онлайн-юл күрсәткечен эшләп чыгарды. Компания шәхси экскурсовод белән бергә ял көннәренә әзер маршрутлары тәкъдим итә. Шәхси экскурсовод урынында – үзегезнең үк смартфон булачак икән! Тревел-гидта онлайн-карта, навигатор, операторны каплау картасы һәм башка файдалы мәгълүмат, шулай ук маҗараларга тулысынча чуму өчен кирәкле киңәшләр тупланган.

Әлеге проект сәяхәт яратучылар өчен булдырылган, алар үзләренең һәм күрше төбәкләрне теләп өйрәнәләр, яңа тәэсирләр алалар. Тревел-гид ял көннәрендә сәяхәт итүнең оригиналь идеяләре белән тулыландырылган, алар олыларның да, балалы гаиләләрнең дә, зур компанияләрнең һәм ялгызларның да күңелләренә хуш килер. Һәр төбәктә җәмәгать транспортында да барып җитү өчен махсус маршрутлар бар. Tele2 шул ук вакытта элемтәдә калырга һәм якыннарыгыз белән онлайн маҗаралардан үз хисләрегез белән уртаклашырга ярдәм итәчәк. Чөнки барлык тәкъдим ителгән локацияләрдә дә ышанычлы мобиль интернет бар.

Тревел-гидның Татарстан турында бүлегендә монда яшәүче төбәк халкы һәм кунакларыбыз Сочи трассасыннан да ким булмаган узыш трекының кайда урнашканын беләчәкләр. Моннан тыш Алабугада урнашкан Шайдан шәһрчеге нәрсә белән дан тота һәм аның турында нинди фактлар дөрес булуын да таный алачак. Тревел-гид ярдәмендә хәзер шулай ук Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Ульяновск, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре буенча сәяхәтләрне дә планлаштыру җиңел булачак.

Тревел-проектны булдырырга туган якны өйрәнүчеләр, экскурсоводлар һәм җирле халык ярдәм итә, аларның сөйләгәннәрен, тарихларын һәм уникаль истәлекле урыннар турында хикәяләрен аудиогид берләштереп тора. Татарстанда аның ярдәмендә тикшерүчеләр Иван Грозныйның Казанны алу тактикасы, Семрук кинопоселогы һәм Идел буе Болгарның башкаласы турында кызыклы итеп сөйләячәкләр. Боларнытыңлау өчен смартфон һәм ышанычлы мобиль интернет кына кирәк булачак.

Tele2 эчке туризмның югары потенциалын саклауны дәвам итә һәм эре торак пунктлардан тыш элемтә сыйфатын да яхшырта. Игътибар зонасында милли парклар, эко-сукмаклар, тыюлыклар, ачык һава астында урнашкан музейлар, матур сулыклар һәм башка сәяхәт итү урыннары кала, шулай итеп абонентлар һәрвакыт элемтәдә кала. Шул ук вакытта, оператор гамәлдәге челтәрнең күбрәк территориягә арттыруны дәвам итә. Шәһәрләрдә һәм авылларда  кулланучылар активлыгы мобиль интернет куллану динамикасы турындагы мәгълүматлар нигезендә алып барыла.

Бәйле