Камилә Вәлиева Кырым күперендә теракт вакытында исән калган кызга ярдәм итәргә чакырды

-- Лейла

Фигуралы шуу буенча команда зачетында Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева телеграм-каналында, кичә Кырым күперендә булган теракт вакытында әти-әнисез калган кыз Ангелинага ярдәм итүне сорап, хәбәр урнаштырды.

«Кичә Ангелина һәм аның гаиләсе белән фаҗига булды, һәм, минемчә, аны читләтеп үтеп булмый. Хәзер барыбызга да Ангелинага ярдәм итү һәм аның өчен зур гаилә булу бик мөһим. Әйдәгез, барыбыз да шундый ук фотоларны #АнгелинаМысТобой хештегы белән урнаштырыйк», – дип язган Россия спортчысы.

Ватаным Татарстан

Бәйле