15 яшьлек кызны яндырып үтергәннәр

-- Лейла

8 июльдә Пермь краеның Октябрьск бистәсендә котчыкмалы хәл булган. Өч үсмер көмешкә эчкәннән соң берсе (10нчы сыйныфта укучы 16 яшьлек малай) 15 яшьлек кызны – күршесен көчләгән. Шешәдәшләр, башына нәрсә беләндер сугып, кызның аңын югалтканнар. Шуннан бичараны тимер юлга алып килеп, тәненә бензин сипкәннәр дә ут төрткәннәр.

СтранаLive язганча, 80 процент тәне пешкән кыз бүген – 18 июльдә Пермьнең пешкән әгъзаларны дәвалау үзәгендә вафат булган.

Вәхшиләр компаниясендәге өч үсмернең нигәдер берсе генә – кызның 16 яшьлек күршесе генә кулга алынган.

Моңа кадәр кызның әтисе дә “КП” хәбәрчесенә вәхшиләрнең өчәү булганлыгын әйткән.
— Хастаханәгә кызым янына баргач, миңа ул үзен газаплаучыларның берсенең фамилиясен әйтте (тоткарланган үсмер турында сүз) , – дигән Николай Шихов. – Миңа мәгълүм булганча, кызым калган икесенең фамилиясен “Ашыгыч ярдәм” килгәч әйткән. Алар турында хәзер барысы да социаль челтәрләрдә яза. Без, хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән кала, беркем белән дә сөйләшмәскә тырышабыз. Әлеге кабахәтләрнең әти-әниләре безнең белән элемтәгә кермәде. Хәер, безнең үзебездә дә алар белән аралашу теләге юк.

Ватаным Татарстан

Бәйле