11 яшьлек малайны 13 яшьлек дусты пычак белән чәнчеп үтергән

Мәскәүнең Тикшерү комитеты хезмәткәрләре шәһәрнең көньяк өлешендә 11 яшьлек үсмерне үтерүчене ачыклаган. Ул малайның 13 яшьлек дусты булып чыккан.

“Малайның танышы – 2010 елгы үсмер кулыннан үлүе ачыкланды. Ул тикшерү гамәлләре барышында, гаебен танып, ничек җинаять кылуын җентекләп сөйләп бирде”, – диелгән ведомство хәбәрендә.

Фаҗига болай булган. Кичә – 19 июльдә 11 яшьлек малай үзенең дусты белән паркка барган. Ләкин аннан чыкмаган… Югалган баланың әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Малайны эзли башлаганнар. Кызганычка, парк коллекторында үсмернең мәетен (пычак белән җәрәхәтләнгән) генә тапканнар.

Тикшерүчеләр бик тиз генә җинаять кылуда шикләнелүченең – үлгән баланың 13 яшьлек дустының эзенә төшкәннәр. Тентү барышында үсмернең фатирында җинаять эзләрен, шул исәптән юылган киемендә коңгырт эзләр (кан эзләре булса кирәк) тапканнар. Җинаять урынында исә малайны үтерүдә кулланылган корал – пычак табып алганнар. Ул суд экспертизасына җибәреләчәк.

Тикшерү дәвам итә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118033/

Бәйле