Әнвәр Нургалиев шаманга барып бар халыкны борчыган сорауга җавап алган

Әнвәр Нургалиев тормыш иптәше Ирина һәм апасы белән Чиләбе өлкәсенең танылган урыны — борынгы шәһәр Аркаимга барган.

Бу энергетик яктан бик көчле җир булып санала икән. Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрендә сөйләвенчә бирегә кешеләр сәламәтлеген ныгытырга, борчыган сорауларына җавап табарга килә.

Җырчы бер шаманнан үзен борчыган 3 сорауга җавап табарга ярдәм итүен дә сөйләде. Аның бер соравы махсус хәрби операция белән бәйле: «Кышка ул бетәрме» дип сораган җырчы. Шаман исә уңай җавап биргән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118031/

Бәйле