Интернет челтәрендә шундый хәбәрләр йөри.
Агымдагы елның 1 сентябренә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие түләү турындагы мәгълүмат ялган булып чыкты.
Социаль челтәрләрдә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында русиялеләр 2023 елда мәктәпләрдә уку елы башлану белән бәйле алты яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга пособие алала дигән мәгълүмат таралды.
2021 елда Русиядә мәктәп укучылары булган гаиләләргә түләүләргә коронавирус белән бәйле рәвештә 204 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ул вакытта мәктәп яшендәге балаларга уку елы башына 10 мең сум түләүне алырга мөмкин иде.
Социаль ярдәмнең бу төре 2021 елда актуаль иде, күп ата-аналарның керемнәре үзизоляция, кайбер предприятияләрне ябу һәм башка сәбәп белән эшкә чыга алмау аркасында сизелерлек кимегән иде.
2023 елда 1 сентябрьгә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләр турында карар кабул ителмәгән. «Уку елы башына укучыларга бер тапкыр түләү» турындагы хәбәрләрдә 2020 елда Президент указы буенча 10 мең сум күләмендә ауктуаль булмаган түләү турында сүз бара. Быел дәүләттән түләүне максатчан ихтыяҗлар өчен генә алырга мөмкин.
Уку елы башына һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие түләү турындагы мәгълүмат Русия киңкүләм мәгълүмат чаларында киң таралыш тапмаган. Мондый хәбәрләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда пәйда булган.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2023-07-21/1-sentyabrg-ukuchylarga-10-me-sum-bir-ch-kl-rme-3350020