Ачы кыярларны тозларга буламы?

Быел хуҗабикәләр бакчадагы кыярның ачы булуына зарлана.

Ачы тәме булган кыярларны маринадларга була, тик алдан берничә эшне башкарырга кирәк. Тәмләткечләр кулланганда, консервлау алдыннан термик эшкәрткәндә, ачысы бетә.

Тозлау алдыннан кыярларның ачысын аларны тозлы суда тотып бетерергә мөмкин. Анда 40 минут тоту җитә. Яшелчәләрне савытка салыгыз, өстенә салкын салыгыз, тоз кушыгыз. 2 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына. Кыярлар сут бирәчәк, шунда ачысы чыга. Ризыклар пешерү, салат ясау өчен мондый кыярларны кулланмыйлар. Алар бары тик маринадлау яки консервацияләү өчен генә яраклы.

Кыярны тозларга әзерләнгәндә, алар ачы булып чыкса, түбәндәге ысулны кулланырга кирәк. Яшелчәләрне юыгыз, салкын су салынган савытка тутырыгыз һәм шунда 12 сәгатькә калдырыгыз. Бу эшне иртән башкарсагыз, суны 3 сәгать саен алыштырып торыгыз.

Яшелчәләрне банкаларга ябар алдыннан, иң өскә бер-ике кисәк керән тамыры, яки коры горчица салырга кирәк. Маринадлау ачы тәмен бетерә, чөнки термик эшкәртү вакытында кыярга ачы тәм бирүче кукурбитацин юкка чыга.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-20/achy-kyyarlarny-tozlarga-bulamy-3348614

Бәйле