Улына Эльвира дип исем кушкан…

Теге шофер абзый кебек «Руль» дип кушса хәерлерәк булмас идеме икән…

Ул да бит: «Бала-чагага ярамаган тагын!» — дигән ди.

Шул вакытта Башкортстанда Эльвира исемле малай дөньяга килгән.

Бу хәл ЗАГС яңа туган балаларның иң сирәк исемнәрен атаганда ачыкланган. Аналитиклар моның өчен бу елның 1 гыйнвар — 21 июль мәгълүмәтларын өйрәнгән.

Кызларга еш кына Лукерья, Паштана, Азалия, Ива, Умеда, Савина кебек исемнәр биргәннәр. Иң сирәк ир-ат исемнәре Эльвира, Әхмәдчон, Буранбай, Рамзиддин, Бао Ань Кхоа булып чыга.

Кызларны еш кына Амелия (383 бала), малайларны Әмир (473) дип атаганнар.

Баласын тапкач, матур исемен дә табарга инде!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-07-22/ulyna-elvira-dip-isem-kushkan-3350991

Бәйле