Теге шофер абзый кебек “Руль” дип кушса хәерлерәк булмас идеме икән…
Ул да бит: “Бала-чагага ярамаган тагын!” – дигән ди.
Шул вакытта Башкортстанда Эльвира исемле малай дөньяга килгән.
Бу хәл ЗАГС яңа туган балаларның иң сирәк исемнәрен атаганда ачыкланган. Аналитиклар моның өчен бу елның 1 гыйнвар – 21 июль мәгълүмәтларын өйрәнгән.
Кызларга еш кына Лукерья, Паштана, Азалия, Ива, Умеда, Савина кебек исемнәр биргәннәр. Иң сирәк ир-ат исемнәре Эльвира, Әхмәдчон, Буранбай, Рамзиддин, Бао Ань Кхоа булып чыга.
Кызларны еш кына Амелия (383 бала), малайларны Әмир (473) дип атаганнар.
Баласын тапкач, матур исемен дә табарга инде!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-07-22/ulyna-elvira-dip-isem-kushkan-3350991