Бакча күрке булып утырган кура җиләгенең сәламәтлеккә шифасы әйтеп бетергесез. Анда глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминнары бар. Ул тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчаткага да бай. Анда холестерин ясалуга һәм склерозга каршы тора торган бета-ситостерин да бар. Җиләк составындагы фолий, алма, лимон, шәраб, гәрәбә кислоталары ашаган ризыкны эшкәртергә булыша. Әгәр ашказанының әчелеге түбән булса, кура җиләге аны да тулыландыра. Әлеге бакча нигъмәте эчәк авырулары барлыкка килү ихтималын да киметә.
Кура җиләген нефрит, подагра, бөер ташы авыруыннан интеккән кешеләргә ашарга ярамый. Ул аллергия дә китереп чыгарырга мөмкин.
Кура җиләгеннән шифалы рецептлар
Герпестан. Кура җиләге сабакларын ваклагыз, алар кызылсу төстә булса яхшырак. 1 аш кашыгы сабакка ярты литр кайнар су салыгыз. Өстен каплагыз һәм 2 сәгать төнәтегез. Сөзеп, көненә 5 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.
Эч китүдән. Иң элек 2 аш кашыгы кура җиләге яфракларына ярты литр кайнар су салырга кирәк. Шуны 2 сәгать төнәткәннән соң, көненә 4 тапкыр ашаганчы 100 мл эчәргә кирәк.
Ангинадан. 4 чәй кашыгы җиләккә 2 стакан кайнар су салырга да, өстен каплап, 3 сәгать төнәтергә кирәк. Төнәтмәне җылы килеш көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәсе булачак.
Бетчәләрдән. Кура җиләге яфракларының согын сыгып, 1:3 исәбендә атланмай салып болгатыгыз. Шуны биткә сөртеп, 15–20 минут тотыгыз, җылы су белән юып алыгыз.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117638/