Кофе иртә картайта, диләр…

Кофены күп эчү баш мие сәламәтлегенә зыян сала һәм аның иртә картаюына китерә, дип саный психотерапевт Дэниэл Амен.

Дэниэл Амен сүзләренчә, көненә бер чынаяк каһвә зыян китермәячәк, әмма вакыт узу белән тәүлеклек доза, кагыйдә буларак, күнегү аркасында арта. Нәтиҗәдә, кофе яратучыларда кортизол дәрәҗәсе күтәрелә, корсакта май барлыкка килә һәм гиппокамп кими — ул хис-кичерешләр, пространстволы хәтер формалаштыруда катнаша һәм мәгълүматны хәтердә тотканда кулланыла.

“Кофеин кан йөрешен 30 процентка тарайта. Ул кешене алдый, сезнең көчегез күп дип уйларга мәҗбүр итә, гәрчә чынлыкта ул баш миенә йокларга теләү турында хәбәр итә торган химик матдәне тоткарлый. Кешеләр кофеинга ышана, чөнки аларга йокы җитми”, — Дэниэл Амен.

Кофедан тыш, табиб, баш мие өчен ялгызлык, бертөрле, күнегелгән эш бик зыянлы, дип белдерде. Шулай ук, ул авыз куышлыгын да даими тикшертеп торырга киңәш итте, чөнки тешләр һәм теш казналарының начар булуы, аның сүзләренчә, йөрәк авырулары һәм акыл зәгыйфьлеге үсү куркынычын арттыра.

“Әгәр вакытыннан алда баш миен картайтырга телисез икән, күп итеп кызыл ит ашагыз, анда югары дәрәҗә тимер һәм ферритин бар. Ферритин баш миенең картаюын тизләтү үзенчәлегенә ия”, — дип кисәтте Дэниэл Амен.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-25/kofe-irt-kartayta-dil-r-3355083

Бәйле