Ольга Бузова кияүгә чыгамы?

Ниһаять! Кем соң аның булачак ире?

37 яшьлек җырчы Интернет челтәрендә җанатарларына тормышындагы җитди роман турында сөйләгән.

Ольга Бузова булачак туйга әзерлек турында белдергән, дип хәбәр итә «Life» басмасы. Ул яңа егетенә бик нык гашыйк һәм уртак киләчәккә зур планнар кора. Аерым алганда, артист булачак туеның сценариен уйлап куйган һәм тантана өчен ресторанны да сайлаган. Шулай ук, ул Интернетта туй киемнәрен киеп караган фотоларын урнаштырган.

Бузова булачак ире белән социаль челтәрдә танышуын әйткән. Ир-егет беренче булып җырчыга язган, һәм ул шунда ук җавап кайтарган. Ольга сайланган кешенең матур кыяфәтен түгел, ә интеллектын, эчкерсезлеген һәм лаеклы гамәлләрен кадерләвен ассызыклаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-25/olga-buzova-kiya-g-chyga-3355248

Бәйле