Чехларча да тозлап карагыз!

Кыяр вакыты бит. Финча тозладык, инде чехларча да тозлап карыйк әле. Бик тә мактыйлар.

Әлеге ысул белән кыяр тозлау өчен 1 литрлы банкага 1 зур булмаган суган, 1 кишер, зур булмаган кыярлар, 2-5 түгәрәк борыч, 1 дәфнә яфрагы, 2 чәй калагы тоз, 2 аш калагы шикәр комы, 9 процентлы 100 мл аш серкәсе кирәк була.

Кыярларның иң вакларын гына сайлап юабыз.

Суганны боҗралап кисәбез. Кишерне шулай ук түгәрәк итеп яисә борыс сыман турыйбыз.

Стерильләштерелгән банка төбенә борыч, дәфнә яфрагы, суган, кишер салабыз. Кишернең бер өлешен бүлеп калдырырга онытмагыз. Яшелчә һәм тәмләткечләр өстенә кыяр тутырабыз. Өскә кишернең калганын өстисе.

Өскә тоз, шикәр комы һәм аш серкәсе саласы. Аш серкәсен бераз киметергә дә мөмкин.

Барлык әйберләрне дә салып бетергәч, банкага кайнап торган су агызырга. Өстенә кайнатылган капкачлар каплап, 15 минут стерильләштерергә һәм ябарга.

Банкаларны җылы әйбер белән каплап торырга.
Менә дигән була!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-24/chehlarcha-da-tozlap-karagyz-3352157

Бәйле