Мәрхүм Хәмдүнә апа исән вакытта популярлык телевизор аша килә дигән иде, ә бүген?! [видео]

-- Лейла

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, мәрхүмә Хәмдүнә апа Тимергалиева җырчыларның популяр булып китүендә элеккедән килгән мәгълүмат чаралары — телевидение, радио, газеталар мөһим роль уйный дип санаган.

– Кешедә, беренчедән, тавыш булырга тиеш. Аннары вокаль культурасы булу мөһим. Әллә каян эзләп табалар бит матур тавышлы егет-кызларны?! Аларны һәрдаим халык белән очраштырып та торалар. Татар радиосы, ТМТВ программасы аркылы да, аннары яшь башкаручылар концертларда да танылу алалар. Популярность шулай килә!

Әгәр дә радио, телевидение, газета-журналлар булмаса, яшь артистларга халыкка танылу, сәхнәгә чыгу бик авыр. Бигрәк тә хәзерге заманда… — дип сөйләгән иде ул “ТАТАР ТУДЕЙ”га.

Хәзер инстаграмга җыр-бию видеолары куеп, миллионлаган караулар җыеп була торган замана шул! Хәмдүнә апа исән булса, бүген дә шулай әйтер идеме икән?!

Бәйле