Россиядә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттыралар! Кайчан гамәлгә керә?

-- Лейла

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар хәрби хезмәткә чакырылачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Төзәтмәләр «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга кертелә. Яңа нормалар хәрби хезмәткә чакыру яшендәге чикләрне этаплап арттыруны күздә тотмый.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин кайбер хәрби бурычлы кешеләр өчен запаста булу яшен арттырды. Сүз солдатлар, матрослар, сержантлар, старшиналар, прапорщиклар һәм мичманнар турында бара.

ТНВ

Бәйле