Балны ничек сайларга? Сыйфатсыз балның билгеләре

-- Лейла

Умартачының эше җиңел булмаган кебек, бал сайлаулау ансат түгел. «Яшел Үзән» газетасында эшләүчеләр балны сайлый белергә өйрәтә.

Сыйфатсыз балның билгеләре:

1. Гәрәбә кебек ялтыравы һәм кристал сыман үтә күренмәлелек – иске балны җылытып эреткәннәр, аңарда файдалы матдәләр калмаган.

2.Күбекле – бал өлгереп җитмәгән.

3.Үзенчәлекле хуш исе булмау һәм аксыл – шикәр катнаштырылган.

4.Пластик савытка тутырылган. Андый савытның зарарлы булуы билгеле.

5.Катламланган бал – төрле кушылмалар өстәлгән.

6.Әчкелт яки карамель тәме булса.

7.Бер литр бал 1,4 килограммнан әзрәк авырлыкта булса.

ТНВ

Бәйле