Интернет киңлегендә Рөстәм Нәбиевның хатыны өчен борчылалар

-- Лейла

Танылган блогер Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира социаль челтәрдә матур күлмәк киеп төшкән видео куйган иде. Аны караганнан соң күпләр борчуга калган.

«Мөгаен, ниндидер берничә елдан соң мин үз-үземә сәлам җибәрермен. Рәхмәт сиңа, «кулыңны төшермәгән» өчен, кечкенә мин. Кара, барысы да без хыялланганча», – дигән сүзләр дә язылган видеода.

Әлеге язма астында «матур», шәп», «искиткеч» дигән комментарийлар арасында, «ямьсезләре» дә бар. Кемдер Индираның «муены булмау»га, кемдер «таза булу»ына басым ясаган.

«Сездә диастаз. Хирургка барыгыз, дөрес булмаган тренировкалар аны бары тик зурайта. Эчегез зурайганнан зурая»;

«Күлмәге дөрес сайланмаган»;

«Коточкыч, эчке кием дә кимәгән»;

«Бала көтми ул, көтсә яшерер иде»;

«Ике бала тапканнан соң минем дә эчем калды, тик нигә шундый күлмәк кияргә. Ул сездә коточкыч бит» дип ямьсез комментарийлар калдырган борчылучылар.

Индираны берничә кеше яклап та чыккан: «Ул бары күлмәкне дөрес сайламаган», «Бик матур хатын-кыз. Аннан үрнәк алыгыз», «Индира, беркемне дә тыңламагыз, сез гүзәл ханым», дип язганнар.

Ватаным Татарстан

Бәйле