26 июльдә һава торышы нинди булачак? Синоптиклар фаразы!

-- Лейла

26 июль, иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы көн көтелә. Кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан да көтелә. Җил тизлеге 15-20 м/с җитәчәк

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +12..+17 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +24..+29 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +15..+17 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +25..+27 градуска кадәр җылыначак.

ТНВ

Бәйле