10 яшьлек малайны мунчада юынганда яшен суккан

Иркутск өлкәсе Нижнеудинск шәһәрендә бер баланы мунчада яшен суккан. Малай тиз генә район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатылган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл 23 июльдә кичке тугызынчы яртылар тирәсендә булган. Бу вакытта шәһәрдә чиләкләп яңгыр койган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, нәкъ менә шул чагында 4нче сыйныфта укучы малай абыйсы белән мунчада булган. Малайның абыйсы мунчадан чыккач, бик көчле яшен яшьнәп, шартлау тавышы ишетелгән.

Баксаң, мунчага яшен суккан икән. 26 яшьлек егет, моны аңлауга, шундук кире мунчага йөгергән. Ярты сәгать чамасы узганнан соң яшен суккан малай хастаханәгә китерелгән.

– Ул көнне, дөнья бетәме икән әллә дип, куркуга сабыштык. – дип сөйләгән Нижнеудинск районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Манат Раҗабов.– Ике сәгатьләп яшенле яңгыр койды, урамнардан ташу акты. Малайны безгә шул вакытта китерделәр дә инде. Ун яшьлек баланы шундук реанимациягә салып, мөмкин булганның барын да эшләдек. Әле ярый, яшен мөһим органнарына зыян салмаган булып чыкты. Хәзер малай үзен әйбәт хис итә.

Белгечләр әйтүенчә, бу баланы Ходай үзе саклаган булса кирәк…

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118445/

Бәйле