Нигә Марат икмәк киптерә?

Башкортстанның атказанган артисты, яраткан җырчыбыз Марат Шәйбәков үзенә яңа шөгыль тапкан.

Яңа дип тә булмый инде аны, үзебез дә икмәк сыныкларын киптереп авылга ташыйбыз. Тик монда масштаб башка.

– Артистларның кайсы Кырымда, кайсы елга буендагы пляжларда сырт кыздыра – ялда. Ә кемнәр минем сыман кылана? – ди Марат.

Балтач районының Түбән Карыш авылында яшәүче әбисе, хатыны Ләйсәннең әнисе Земфира апа быел 30лап мулард токымлы үрдәк алган икән. Ашказаннарына әйбәт, дип, икмәкне киптереп ашата. Моның өчен аны телемләп киптерергә кирәк. Үрдәкләргә бирер алдыннан суда җебетә. Ә җырчы кияве җырлый-җырлый ипи туравын дәвам итә.

Вәт уңды бит Земфира апа кияүдән!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-26/marat-ikm-k-kipter-3357253

Бәйле