Танылган автор-башкаручының 37 яшьлек хатыны үзенә кул салган

Танылган автор-башкаручы Евгений Григорьевның (Жека буларак билгеле) 37 яшьлек хатыны үзенә кул салган.

«Кадерле дуслар һәм фикердәшләр! Минем Лизам китте. Миңа бик авыр, шуңа хәзер күп язып тормыйм. Ул тормышымның иң якты өлеше булып күңелемдә калачак. Ул бүләк иткән бәхет һәм мәхәббәт бәһасез. Кызыбыз Маша, дусларым, якыннарым янымда. Таяныч булуыгыз, кадерле кешемә әйткән матур сүзләрегез өчен зур рәхмәт сезгә», – дигән 56 яшьлек Евгений Григорьев.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118465/

Бәйле