Читлектәге аю бер яшь ананы һәм баланы яралаган

Тула өлкәсенең Алексин шәһәре зоофермасында аю читлек янына килеп баскан хатын-кыз белән баланы яралаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 23 июльдә җирле зоофермада 27 яшьлек хатын-кыз баласы белән ерткыч читлеге янын килеп баскан. Читлек саклагыч киртә белән әйләндереп алынмаган булган.
Аю читлек аша ана һәм балага аягы белән сугып, кулларын җәрәхәтләгән. Зыян күрүчеләр табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларның гомеренә куркыныч янамый.

Әлеге очрак буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтү тбуенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү кысасында кирәкле суд экспертизалары билгеләнгән, шаһитлардан сораштырылган, тикшерүчеләрне кызыксындырырдай документлар алынган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118463/

Бәйле