35 яшьлек ир-ат, махсус хәрби операциягә җибәрмәгән өчен, әнисен җаваплылыкка тартмакчы булган

Ярославль өлкәсендә армиягә бармаган 35 яшьлек штуктатур, махсус хәрби операциягә җибәрмәгән өчен, әнисенә карата полициягә гариза язып тапшырган.

Канал мәгълүматлары буенча, әлеге ир-ат, йөрәгендә чир табылу сәбәпле, армиягә бармыйча калган. Хәзер ул әнисе белән яши. Авылдашларының торагын ремонтлап көн күрә. Күршесе үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткәч, контрактка кул куярга карар иткән.
Ир хәрби комиссариатка барырга җыенгач, әнисе паспортын яшереп куйганлыгы ачыкланган. Моны белеп алуга, озак уйлап тормастан, полициягә гариза язган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118521/

Бәйле