Винера Ганиевага кияүгә чыгарга кушалар

Винера Ганиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә, еш булмаса да, яңа фотолар куеп, нинди эшләр башкарганын язгалап тора. Бу юлы да ул «текә» фотосын куйган һәм «Институтка киттем. Ассистентура-стажировкага керүчеләр өчен имтихан була» дип язып куйган.

Үз яшенә «буйсынмаган» халык җырчысына тамашачысы сокланып карый. «Сез искиткеч матур, бар да килешеп тора» кебек комментарийлар арасында «Кияүгә чыгарга вакыт инде» дигәне дә бар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118518/

Бәйле