Ипотекасын түли алмаучыларны бердәнбер торагыннан мәхрүм итмәячәкләр

-- Лейла

Россиядә, бөлгенлеккә төшеп, ипотека түли алмаслык хәлгә җитүчеләрне бердәнбер торагыннан мәхрүм итми башлаячаклар. Хөкүмәт әнә шундый төзәтмәләр кертелгән закон проектын хуплаган. Бу хакта “Известия” документка нигезләнеп яза.

Бөлгенлеккә төшүче торагын саклап калу өчен банк белән мировой килешү төзергә яки бурычын реструктурлаштыру планын булдырырга тиеш. Министрлар Кабинетында искәртеп үтелгәнчә, закон проектында мондый килешүләр төзүнең шартларын һәм бурычны түләү юлларын билгеләргә кирәк.

Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында басым ясап әйтелгәнчә, хәзерге вакытта ипотекага алынган бердәнбер торак, кредит түләнелмәгән очракта, кешедән тартып алынырга мөмкин.

Ватаным Татарстан

Бәйле