Укытучыны директор иномаркасы бәрдергән: өч бала анасы һәлак булган

-- Лейла

Аның мәетен машина астыннан бик озак тартып чыгара алмыйча азапланганнар. 

20 май көнне Башкортстанның Зилаир районында, Сабыр авылы тирәсендәрәк, җирле авыл мәктәбенең информатика укытучысы автомобиль көпчәге астында калып үлгән. Аңа нибары 31 яшь булган. 10, 8 һәм 2 яшьлек өч бала әнисез калган. Фаҗига хезмәттәшләре белән ял иткәндә – концерттан кайтканда килеп чыккан, дип яза “Йүрүзән”.

Хатын-кызның һәлак булу очрагына бәйле рәвештә “Саксызлык белән үлемгә китерү” һәм “Исерек хәлдә транспорт белән идарә итү сәбәпле үлемгә китерү” статьялары буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗигадән соң инде ике ай узган. Ләкин, җинаять эше ачудан кала, әле башка бернинди дә чара күрелмәгән. Эш хәтта судка да тапшырылмаган. Укытучының үлеменә гаепле кешеләр әле һаман җәза чарасына тартылмаган.

Ватаным Татарстан

Бәйле