Лагерьда 20 бала агуланган

-- Лейла

Удмуртиянең Воткинск районы “Юность” лагеренда ял итүче балалар эчәк инфекциясе белән йогышланган. Россия Тикшерү комитеты бу җәһәттән тикшерү башлап җибәргән, дип хәбәр ителгән ведомствоның матбугат хезмәте телеграм-каналында.

“Тикшерү кысасында килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк”, – диелгән хәбәрдә.
Тикшерү комитетыннан аныклап үтелгәнчә, 23 кеше, шул исәптән 20 бала агуланган. Чирләүчеләрнең хәле тотрыклы.

Кызганычка, быел лагерьларда агулануның беренче генә очрагы түгел инде бу. Россиядә июнь аенда гына да ике лагерьда балаларның күпләп чирләү очраклары теркәлгән. Беренчесе – Амур өлкәсенең Бурейск районы лагеренда 70ләп баланы хастаханәгә салырга туры килгән. Икенче очракта Кемерово өлкәсенең “Магистраль” лагеренда 12 баланың агулануы ачыкланган.

“БИЗНЕС Online” Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча хәбәр иткәнчә, быел безнең республика лагерьларында мондый очраклар юк. Аларда балаларны тукландыру законнар нигезендә катгый төстә контрольдә тотыла.

Ватаным Татарстан

Бәйле