Татарстан һәм Мари Илендәге давыл вакытында зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләгәннәр

Барлыгы 44 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.

Көчле җил-давылдан зыян күргән 8 кеше – хастаханәдә. Дүртесе өендә дәвалана, дип хәбәр иткән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы үзәге башлыгы Марина Воронцова.

“8 кешедән 4се – авыр хәлдә. Кичәгедән башлап, 5 кеше – республика клиник хастаханәсенә, берсе – 7 нче шәһәр хастаханәсенә һәм 1 бала – ДРКБга күчерелде”, – дип аңлатып үткән Воронцова.
Аның әйтүенчә, барлыгы 44 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хәзерге вакытта уртача һәм авыр хәлдәге барлык зыян күрүчеләр хастаханәләрдә дәвалана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/119001/

Бәйле