Мари Элда әтисе 11 яшьлек улын трактор чүмеченә утыртып йөргән һәм үлеменә сәбәпче булган.
Әтисе гаебе аркасында малай трактор тәгәрмәче астына эләккән.
«Әтисе улын МТЗ-82 тракторы чүмеченә утыртып йөргән. Малай егылып төшеп тәгәрмәч астында калган», – диелә хәбәрдә.
Бала тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук үлгән. Ир кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119023/