Айгизәдә нинди курку?

Айдар Галимовның кызы күңел тынычлыгын югалткан. Ни булган?

Айгизә Галимова бик матур, үзенчәлекле тавышка ия. Әтисе белән дә, ялгызы да җырлар башкара. Моннан тыш, социаль челтәрдә актив рәвештә блог алып бара. Бүгенге көндә аның сәхифәсен 30 меңнән артык кеше карап бара.

Айгизә стресс кичерүе хакында да шушы блогында язган.

«Шаккатмалы, сез узган җәйдә бөтенләй башка кеше идегез. Хәтта ышанасы да килми», – дип язган аңа берәү. Ул, аның белән килешүен белдереп: «Күптән түгел фото-видеолар карап утырдым. Нинди сүнгән, җәфаланып беткән караш. Һәрвакыт үземне гаепләү һәм курку хисе…» – дип язган.

Карашың нурлы булсын киләчәктә, янып торсын, Айгизә!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-01/aygiz-d-nindi-kurku-3367380

Бәйле