Әтисе улын трактор чүмеченә утыртып йөргән һәм үлеменә сәбәпче булган

Мари Элда әтисе 11 яшьлек улын трактор чүмеченә утыртып йөргән һәм үлеменә сәбәпче булган.

Әтисе гаебе аркасында малай трактор тәгәрмәче астына эләккән.

«Әтисе улын МТЗ-82 тракторы чүмеченә утыртып йөргән. Малай егылып төшеп тәгәрмәч астында калган», – диелә хәбәрдә.

Бала тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук үлгән.  Ир кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119023/

Бәйле