«Айнымасын иде, ичмасам…»

Исерек ир белән яшәгән хатын-кызны барысы да кызгана. Авыррак хәлдә калган гүзәл затлар да җитәрлек, югыйсә…

Без һәрвакыт эчкән ир белән яшәгән хатын-кызны кызганабыз. Гомер буе иренең башка хатын-кызлар белән чуалганын белеп, начар гадәтеннән интегеп, яки хатынының эшләгәнен көтеп ятучылар да бар, югыйсә. Аның каравы, хыянәттән янган хатын-кыз күңелендәге авыр йөкне кешегә белдерми, акчасызлыктан интеккән бала үстерүче хатын еш кына ирен мактап сөйли, ә менә эчкән ир белән яшәгән хатын-кыз үзен бер мескен итеп еш кына күрсәтә.

Ә менә эчкече белән яшәгән хатын-кызның иренең бу гадәтен башкалардан яшергәнен күргән юк. Кайвакыт шундый хатын-кызның зарлануын тыңлыйсың, тыңлыйсың да: «И ахирәткәем, сиңа бу сүзләрне ирең исерек баштан әйткән. Ә мин бу сүзләрне аек ирдән көн дә ишетәм», — дип уйлыйсың… Чираттагы хат та шуның турында. Аны ничек язылган, үзгәртмичә сезгә җиткерәбез.

«Исәннәрмесез, дуслар. Бу көннәрдә эчкечелек темасы турында күп язылды. Мин дә үз историямне язам сезгә. Бу бигрәк тә нинди дару бирим, кая барып кодировать иттерим икән диючеләргә. Мин дә кайчандыр бөтен өметемне баглап, тулы ышаныч белән «айнытам, барыбер кеше ясыйм» дип үҗәтләнеп яшәгән идем.

Бик яратып кияүгә чыктым. Яшь чакта ук эчә иде. Үзгәртәм, дидем. Хәзер генә зур ялгышлык ясаганымны аңлыйм. Эчкән кешегә кияүгә чыгасы түгел икән, кызлар. Терсәк якын да бит. Айныттым мин. Ун бардым әби-чәбиләргә, үзе белән бардык, дарулар, системалар… Үзенә курсәтмичә ашына дару салулар… Бердән бер көнне айныды. Эчә — буылып коса башлый. Әй туктыйсы килмәде. Әй бәргәләнде. Авырган килеш эчеп эчеп карый иде. Бугазыннан тота башлагач, куркып тына иде. Әй ташлыйсы килмәде эчүен.

Мин, дура, әүлия имеш, аны үлемнән коткарам, айнытып, гомерен озынайтам, матур тормыш күрсәтәм, имеш. Чукыныплар катсын иде шул эчкән вакытта. Ни пычагыма кысылганмындыр.

Без бит геройлар инде, хатын-кызлар. Балалар өчен, дибез, гаиләне саклыйбыз, дибез. Безне шулай өйрәттеләр. Какой толк соң кызлар? Айныгач, бер генә әйбер үзгәрде — ул аракы эчә алмый башлады. Ә холык калды. Аның кадәр метер, аның кадәр бәйләнчек кеше бар микән дөньяда? Аек исерек дигәнне хәзер яхшы аңлыйм мин. Әйе, мин аек ир белән торам, ләкин бер генә минут та тынычлыгым юк, кызлар. Балалар үстеләр инде, кайсы кая, үз юллары белән. Ике генә көнгә кунакка кайткач та, әй әни, ничек түзәсең, дип китеп баралар. Бөтен кешенең ашына кара таракан булып төшәргә өлгерә.

Эчүдә түгел икән сәбәп, кызлар, кешенең үзендә икән. Кайбер ирләр эчсә дә акылларын җуймыйлар. Тынычлап матур гына кереп ятып йоклыйлар да иртән эшләренә китәләр. Ә холкы начар кешене айнытсаң да юк икән аны. Эшен дә эшли, җаныңны да көяргә өлгерә. Эшләвенә караганда эшләмәве хәерле, дисең аннары…

Ник яздым соң? Айнытырга алынганчы яхшылап уйлагыз, кызлар. Кеше булырлыкмы, яки юкмы. Үзегезне алдап яшәмәгез. Кайчакта аерылышып, бөтенләй өзсәң, яхшырак, наверное. Аларның психикасы безвозвратно бозылган була инде…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-01/aynymasyn-ide-ichmasam-3367907

Бәйле