Янгын сүндерүче мәчене коткарам дип, үзе һәлак булган

Североуральск шәһәрендә мәчене коткарырга дип электр чыбыгы баганасына менгән 32 яшьлек янгын сүндерүче һәлак булган.

– Аның сменасы иртәнге 10да тәмамланырга тиеш иде. Кичен мәчене коткару үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр. Моңа кадәр ул, видеоэлемтә аша шалтыратып, балаларны күрсәтүемне сораган иде. Шуннан соң миңа аның һәлак булуы турында хәбәр иттеләр, – дип сөйләгән Жасур Рәхимовның тол хатыны Нигора “Екатеринбург онлайн” хәбәрчесенә. – Мин килгәндә, ул йөзтүбән җирдә ята иде. Битенең ян өлешен генә күрдем. Кулын тоттым, җылы иде әле. Бәлки, аны ничектер коткарырга буладыр, дип сорадым, әмма, үлгән инде ул, диделәр. 3 сәгать ярым янәшәсендә утырдым. Күтәреп салгач, аңа карарга рөхсәт итмәделәр. Йөзен соңгы тапкыр бик тә күреп каласым килгән иде, югыйсә.

Нигора әйтүенчә, аның ире тәҗрибәле янгын сүндерүче булган. Һәрвакыт иминлек кагыйдәләрен үтәргә тырышкан. Ханым ышандырып әйткәнчә, бу юлы ул багананың токлы булуын белмәгәндер.
– Фатирда аз гына янгын чыккан очракта да, электр утын өзмәгән килеш, анда кермәүләре турында сөйләгәне бар. Бик хәтәр бу чөнки. Мөрәҗәгатьне кабул итүчеләр эшкә керешергә мөмкинме-юкмы икәнен белешеп әйтергә тиеш иде. Багананың уттан өзелмәгәнлеге турында кисәткәннәрдерме аны – анысын белми. Әмма, мин анда булганда, теге мәче багана өстендә тегендә-монда йөренде. Мәче исән, ә ирем – юк, – дип ачыргаланып сөйләгән һәлак булган янгын сүндерүченең хатыны.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119068/

Бәйле