«Кияүдә икәнен белгәч, кәеф төшсә дә сиздермәдем…»

«Бу мөнәсәбәтләрнең ахыры ничек булыр?.. Эх, киңәш бирүче булса иде…»

Ирләрне һәрвакыт ярата белмәүдә гаеплибез. Ә тормышта төрле хәлләр була. Хәтта насыйп булмаячак хатын-кызны да үлеп ярата белә алар. Социаль челтәрләрдә пәйда булган хат та шуның турында сөйли.

«Айгөл белән ел башында таныштык. Дөресен генә әйткәндә, безнең танышу бик баналь. Ул үзе генә кафеда утыра иде. Моңсу күзле, әмма күз явын алырлык чибәр кыз шундук игътибарымны җәлеп итте. Янына барып утырып, сүз башладым. Таныштык, тик…

Тик Айгөл кияүдә булып чыкты. Кәеф кырылса да сиздермәскә тырыштым. Димәк, насыйп түгел дип уйладым. Ләкин Айгөл аралашуны дәвам итәргә каршы килмәде. Аралаша башладык. Ә аннары мөнәсәбәтләр җитди төсмер алып, мәхәббәткә әверелде.

Айгөл ирен яратмый. Үзе әйтүе буенча, араларында интим бөтенләй юк. Яшьлек белән кияүгә чыккан. “Нишләп алайса иреннән аерылмый?” – диярсез. Балалар хакына дип яши. Ә хатын-кызга мәхәббәт, наз кирәк. Мин аңа шул җитеп бетмәгән игътибарны, сөюне бирәм.

Күптән түгел бер хәл булды. Мөнәсәбәтләрне дәвам итүнең мәгънәсе юк, Айгөл барыбер минеке булмаячак, дип уйлап йөргәндә Айгөл миннән бала көтүен әйтте. Кияүдә, ике баласы булган хатын сөяркәсеннән бала көтсен әле! Бу хәбәрдән шок хәлендә калдым. Айгөлгә озакка сузмыйча аборт ясатырга куштым. Башта елады, абортка барырга теләмәде, янәсе, миннән бала табарга тели. Моның мөмкин түгеллеген аңлаткач кына күнде.

Ул абортка кергән көнне ничек борчылганымны үзем генә беләм. Үземә урын таба алмадым, аның өчен бик кайгырдым. Шөкер, барысы да уңышлы узды. Бу юлы инде араларны өзәргә кирәк дигән катгый карарга килдем. Бик авыр сөйләшү булды. Айгөл үксеп елады. Тик миңа да җиңел түгел. Берничә көн сөйләшмичә тордык та тагын теге кафеда күрештек. Ул мине, мин аны юксынып шунда бардык. Барысы да яңадан башланды…

Шуны аңладым: мин Айгөлдән башка яши алмыйм икән. Теге чакта аборт ясаттырып дөрес эшләдемме, дип уйлаган чакларым күп. Качып-посып очрашып йөрүләрнең ахыры булырмы? Уйлар-уйлар… Башым тубал кебек. Бирегез бер киңәш…
Исемемне күрсәтмәгез».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-07-31/kiya-d-ik-nen-belg-ch-k-ef-t-shs-d-sizderm-dem-3365781

Бәйле