Җырчы Ильвинаның 7 ел буе яшереп йөргән сере ачылды

Татар эстрадасы җырчысы Ильвина социаль челтәрдә сөйгән ярын күрсәтте. Моңа кадәр ул туры эфирларда ниндидер Булат исемле кешене генә еш телгә ала иде. Күптән түгел Ильвина чит илгә ял итәргә кызы һәм сөйгән яры белән барган.

Бер фотода аның кызы бер ир-егет белән ресторанда утыра, икенчесендә – яр буенда йөри, өченче фотода Ильвина шул ир-егет белән кочаклашып, кояш баешын күзәтә. Фотоларда ир-атның йөзе күренмәсә дә, аның буй-сынын абайлап алырга була.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119098/

Бәйле