Алсу Фазлыева: «Әни шаккатты»

Агымдагы елның июль ае Фазлыевлар гаиләсе өчен вакыйгаларга бай булган.

Бу хакта Алсу Фазлыева түбәндәгеләрне язган:

«Әнине тәүге тапкыр чит илгә алып бардык.

Башта, әлбәттә, әни тарткалашты. «Бармыйм!» – дип әйтте, әмма без, үз сүзебездә торып, загранпаспорт ясатып, үзебез белән алып бардык. Самолетка беренче утыруы түгел, узган елда Сочига очкан идек. Гомер буе кан басымы белән интеккән әнием самолетта үзен яхшы хис итте. Отельне алдан сайладык – гаилә отеле иде, «все включено» системасы буенча ял иттек. Әни өчен ул бөтенләй шаккатмалы булды. Ашау күп, «бушлай». Отель территориясендә әллә ничә бассейн, хамам, берничә ресторан. Хәтта һинд ресторанына барып, ят ризык та авыз итеп карадык.

Әнигә ял бик ошады. Һава торышы бик эссе булуга карамастан, үзен яхшы хис итте», – дип шатлыгы белән уртаклашкан Алсу Фазлыева социаль челтәрдә.

Җырчының дуслары Алсу белән Азатка әниләрен шатландырганнары өчен рәхмәтләр күндергән. «Йөри алганда йөрергә кирәк», дип комментарий калдыручылар да бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-02/alsu-fazlyeva-ni-shakkatty-3369492

Бәйле