Яльчикта һәлак булучыларның гаиләләренә 1 миллион сум биреләчәк

Марий Эл хакимияте Яльчикта давыл вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум бирәчәк.

Бу хакта төбәк башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зыян күрүчеләргә, алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап, 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләнәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119106/

Бәйле