1 август Чаллының 34нче комплексында «ВАЗ» автомобиле салонында янгын чыккан. Ут төртүчеләргә җидешәр яшь булган.
Транспорт чарасы ярты ел торак йорт янында торган. Полиция янган машинаның хуҗасын ачыклый.
«Алар быел беренче сыйныфка бара. Күрәсең, ата-аналар эштә булганда тиешле игътибар җитми. Алга таба тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен мәгълүмат ИДН хезмәткәрләренә тапшырылды», — дип яза «Челнинские известия».