1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңа дәреслекләр буенча тарих укыта башлаячаклар

-- Лейла

Аларга махсус хәрби операция турында мәгълүмат кертеләчәк.

Югары сыйныфлар өчен махсус операция турында бүлек белән яңа тарих дәреслеге федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуында хәбәр итте.

«Дәреслектә Кырым белән Севастопольнең яңадан берләшүе, махсус хәрби операция сәбәпләре һәм барышы, РФ составына яңа төбәкләрнең керүе белән бәйле.

2023 елның 1 сентябреннән Россиядә 11 сыйныфның барлык 650 000 укучысы да яңа тарих дәреслеге буенча укый башлаячак.

ТНВ

Бәйле