Бер кызны йөргән егете рәхимсез төстә үтергән

 Воронежда полиция хезмәткәрләре һәм төбәкнең Тикшерү комитеты 24 яшьлек Андрей Коченковны эзли. Ул сөйгән кызын рәхимсез төстә үтерүдә шикләнелә. 2 августта 5 катлы иске йорт подъездында кызның җанын кыйганнар.

Һәлак булган туташ белән әлеге егетнең яратышып йөргәнлекләре мәгълүм. Ләкин егетнең шундый рәхимсез җинаятькә баруы – кызның муенына пычак белән кадавының сәбәбе әлегә билгесез. Төбәк тикшерү комитеты бу җәһәттән бернинди дә рәсми мәгълүматлар бирмәгән әле.

Иң элек егетне һәлак булган кызның туганнары эзли башлаган. Хокук саклау органнары, үз чиратында, шикләнелүченең фатирына тентү ясаган, шулай ук Воронеж шәһәре һәм өлкәсе буенча аны эзләүгә игълан иткән.
Хокук саклау органнары чыганагы хәбәр иткәнчә, көнчелек төп сәбәп сыйфатында каралмый.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119446/

Бәйле