«Торсам да, ятсам да, ахирәтемнең ире уемда…»

«Бәлки, ул да миңа битараф түгелдер?»

«Язилә белән бергә уйнап үстек. Шәһәргә киткәч тә юллар аерылмады. Гел аралашып, күрешеп тордык. Безнең дуслык еллар белән сыналган, бөтен серләребез уртак. Шулай килеп чыкты ки: Язилә яшьли кияүгә чыкты, ә мин сайлана-сайлана утырып калдым. Әле дә ялгызым.

Язиләнең ире бер оешмада җитәкче урынбасары булып эшли. Фатирлары да зур, иркен, акчага интегеп яшәмиләр. Язилә үзе икенче баласы белән декретта. Ә мин бер мәктәптә укытучы булып эшлим. Укытучының эш хакын үзегез беләсез инде, очын очка ялгап яшим. Фатирым бар, ипотека түлим.

Язиләнең улы тугач, үзем дә сизмәстән дустымнан көнләшә башладым. Ни өчен аның барысы да бар, ә мин әле дә ялгыз? Алай гына да түгел, аларга еш барып йөргәч, Язиләнең иренә гашыйк булдым. Торсам да, ятсам да, уемда гел ул. Болай ярамаганын беләм, тик берни дә эшли алмыйм.

Язиләнең ире миңа бик яхшы мөнәсәбәттә. Әгәр Язилә белән уйнап кына сүз көрәштерә башласак, ул һәрвакыт мине яклап чыга. Эштән кайтышлый, кибеткә кергәч, Язиләгә шалтыратканда да (мин аларда булганда): “Ләйсәнгә нәрсә алыйм?” – дип сорарга онытмый. Беләм, ул мине, бәлки, сеңлесе кебек якын итәдер, тик мин генә аңа бөтенләй башка хисләр кичерәм. Бу хисләрдән ничек арынырга, нишләргә? Язиләнең тормышыннан да юкка чыга алмыйм, ул моны беркайчан да аңламаячак һәм кичермәячәк…» дигән хат барлыкка килде социаль челтәрләрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-04/torsam-da-yatsam-da-ahir-temne-ire-uemda-3372957

Бәйле