Эрдоган Путинга Украина буенча тынычлык килешүен яңартып җибәрергә тәкъдим итәчәк

Төркия Президентны Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия Президенты Владимир Путинга, утны тизрәк туктату өчен, Украина буенча тынычлык килешүен яңартуны тәкъдим итәргә ниятли.

“Эрдоган әфәнде конфликтны җайга салуда арадашчы булуны тәкъдим итәчәк. Ул сугышта – җиңүчеләрнең, солых килешүе төзегәндә – җиңелүчеләрнең булмаячагын янә кабатлаячак”, – дип белдерелгән агентлыкка.

Чыганак сүзләренә караганда, Әнкара, утны туктатып, сөйләшүләрне башлап җибәрү ягында. Ул Эрдоганны, Путин һәм Зеленскийда эчкерсез ышаныч уяткан бердәнбер ил лидеры, дип бәяләгән.

Моңа кадәр Кремльдән хәбәр ителгәнчә, Путин һәм Эрдоган якын араларда очрашу урыны һәм вакытын төгәл билгеләргә сүз куешкан. Алар ике яклы мөнәсәбәтләрне, Украина һәм ашлык инициативасы мәсьәләләрен күтәрергә ниятли.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119580/

Бәйле