Башыгыз авыртса, аптырамагыз…

Геомагнитлы дулкыннар җиде сәгатькә сузылачак.

Бүген, 7 августта, Җирнең магнит кырындагы хәл тынычсыз булачак — җиде сәгатьлек геомагнит дулкыннары каплаячак. Төп һөҗүм 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр булачак. Бу вакытта магнит давылының интенсивлыгы 4 балл тәшкил итәчәк.

Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Беренче чиратта, хәвефле төркемгә хроник авырулары булган кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә.

Белгечләр метеопатларга мондый көннәргә әзер булырга һәм сәламәтлекләрен сакларга киңәш итә. Көненә ким дигәндә 7-8 сәгать йокларга, авыр эшне һәм катлаулы мәсьәләләрне башка вакытка күчерергә, конфликтка һәм низагларга кермәскә тырышырга кирәк.

Рационнан майлы, тозлы, кыздырылган һәм ачы ризыкларны төшереп калдырырга киңәш ителә. Көнгә ким дигәндә бер сәгать урамда йөрегез һәм бүлмәне даими җилләтеп торыгыз. Шул чагында Кояш активлыгы бик нык тәэсир итмәячәк, дип саный белгечләр.

Шулай ук барлык кирәкле даруларны алдан сатып алу яхшырак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-08-07/bashygyz-avyrtsa-aptyramagyz-3375259

Бәйле