«Сезнең дә күршеләр шулай гайбәт чәчеп йөриме?»
«Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Күршеләрең гел зыян эшли торган булса, нишләргә соң?
Бер як күршеләрдән уңмадык без. Алар бу йортны сатып алганнан бирле күңелдән тынычлык качты.
Хәзер җитеш тормышта яшәсәләр дә, тормыш корып кына җибәргәндә әйберләре бик юк иде. Без аларга пәлтәләр, аяк киемнәре бирдек. Бик теләп киеп йөрделәр. Әмма алар килеп төпләнгәч, ишегалдыннан чиләкләр, мунчадан табаклар юкка чыкты. Бервакыт бездәге кебек табакны тавыклары алдында ризык салынган килеш күрдем. Әмма дәшмәдем. Тотылмаган – карак түгел, диләр бит.
Аннары бакча ягындагы читлектән дистәдән артык чебеш югалды. Кемнеңдер аяк эзләре генә калган иде. Каенанам күршеләргә бу хакта сөйләгән. Авыл Советына төшеп, каракларны эзләтәм, дигән. Икенче көнне урамнан чебешләрне табып кайттык…
Улым кечкенә чакта шул күршеләрнең малае белән уйный иде. Берзаман талый торган әтәч сыман күрше хатыны очып кермәсенме! Имеш, улым аның малаеның уенчыкларын алып чыгып киткән! Балам бу сүзләрне ишетеп торды һәм гарьләнеп елады, чөнки беркайчан да кеше әйберен алганы булмады. Аптырагач, улымның ишегалдында булган уенчыкларын кертеп бирдек.
Ул күрше хатынының гайбәтенә, әче теленә чыдарлык түгел. Безнең турыда да әллә нинди ялганнар таратып бетерде инде. Шулай булса да ашка чакырмый калганыбыз юк.
Менә мондый очракта да күрше хакы Тәңре хакы булып каламы икән?» — дигән социаль челтәрләрдә бер хатын.
Сездә дә шундый күршеләр бармы? Әллә, туганнардай, тату яшисезме, дуслар?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-07/k-rshe-hatynyny-che-telen-chydarlyk-t-gel-3375914