Ришат Фазлыйәхмәтов: «Без Тәтишка белән бергә түгел» [видео]

-- Лейла

Җырчы күптән түгел хатыны Эльмира (Тәтишка) белән аерылуы турында хәбәр итте. Шушы көннәрдә Питрәчтә концерт вакытында җырчы Фирдүс Тямаев аларны дуслаштырып та карады, хәтта сәхнәдә Ришатны тезләндереп, «яратам» дип әйттерде.

– Фирдүс братка рәхмәт анысы. Тик Тәтишка белән без бергә түгел, — дип аңлатты Ришат Фазлыйәхмәтов.

– Питрәчтә бик эмоциональ чара булды. Әле һаман аңга килеп булмый. Концертка эшләргә дип барган идем, кәләш булып кайтып китә яздым. Барысы да шулай гади генә булса иде, — дигән Эльмира.

Бәйле