Халык артисты Зөлфия Вәлиева үзенең яңа образын күрсәтте [фотолар]

-- Лейла

Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева үзенең яңа образын күрсәтте. Ул аның белән ТНВ каналы төшерә торган «Юллар чатында» сериалында төшәчәк.

«Юллар чатында» сериалында тамашачыларга бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләнәчәк. Ягулык салу станциясе — юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели.

Үрнəк саналган заманча ягулык салу станциясенə үзəк офистан Ясминә исемле яңа хезмəткəр җибəрəлəр. Ясминә исə килə-килештəн үзенең моңарчы җитəкчелек игътибарсыз калдырган тəкъдимнəрен тормышка ашырырга тотына һəм тиз арада нəтиҗəгə ирешеп барысына да ни дəрəҗəдə булдыклы икəнлеген исбатларга омтыла. Аның юлында көтелмəгəн бердəнбер киртə — шушында ук официант булып эшләүче элекке мəхəббəте Булат. Сүрелеп бетмəгəн хислəре, җитəкченең кырыслыгы белəн көрəшеп, Ясминә шундый үзгəрешлəр башлап җибəрə ки, аларга ияреп бөтен заправка коллективының һəм килүче клиентларның да тормышлары да көтелмəгəн борылышлар ясый.

ТНВ

Бәйле